БАНКРОТНЫҢ БЕНИФИЦИАРЛАРЫН СУБСИДИАР ҖАВАПЛЫЛЫККА ТАРТЫЛУДАН ЯКЛАУ

Татарстан Республикасы Арбитраж суды бурычлы ширкәтнең гамәлгә куючыларын һәм директорын 30 млн. сумнан зуррак суммага субсидиар җаваплылыкка тарту турында аерым дәгъваны карауны тәмамлады.

Җавапчылар түбәндәге хокук бозуларны кылган дип санала иде:
- оешма өчен зарарлы килешүләр төзү;
- активларны фиктив килешүләр буенча бәйле оешмалар адресына чыгару;
- аффилиацияле затлардан дебитор бурычын түләтүдә чара күрмәү.

Суд идарәченең дәлилләрен кире какты һәм бәхәсле килешүләрнең оешмага зыян китермәвен таныды.

Аерым дәгъваның чишелеше контрольдә тотучы затларның шәхси банкротлык процедураларын уңышлы итеп тәмамларга мөмкинлек бирде.

Контрольдә тотучы затларның мәнфәгатьләрен идарәче партнер Илгиз Валеев яклады.

элек